Фазлыева Казан халкын бердәм тавыш бирү көнендә бәйрәм концертына чакыра

Татарстан башкаласында яшәүче һәр кешегә «Я проголосовал!/ /Мин тавыш бирдем!» браслеты бирелә һәм ул «Ак Барс Арена» стадионы янында узачак интерактив программага керү хокукы бирә.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бердәм тавыш бирү көнендә, 13 сентябрьдә, Казанда «Ак Барс Арена» стадионы янында интерактив программа һәм эстрада йолдызлары катнашында концерт узачак. Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева шәһәр халкын әлеге бәйрәмдә катнашырга чакыра.

«Бердәм тавыш бирү көне тәмамлангач, гадәттәгечә бәйрәм чаралары уза. Әлбәттә, стадионга килүчеләрнең барысына да, урамда мәҗбүри булмаса да, битлек кияргә киңәш итәбез. Интерактив мәйданчык, әдәби ишегалды оештырылачак, Россия, шул исәптән Татарстан эстрадасы артистлары чыгыш ясаячак. Программа бик кызыклы, игелекле, позитив. Куркынычсызлык тәэмин ителәчәк. Барыгызны да чакырам», - диде ТР Премьер-министры урынбасары.

11-13 сентябрь көннәрендә тавыш биргән һәр кешегә «Я проголосовал!/ /Мин тавыш бирдем!» браслеты бирелә һәм ул «Ак Барс Арена» стадионы янында узачак интерактив программага керү хокукы бирә. Бәйрәм көн уртасында башланачак.

«Без Гүзәл Уразова, Салават, Әнвәр Нургалиев, DABRO, «Волга-Волга» һәм башкалар катнашуын көтәбез. Шулай ук җырчы Валерияне һәм Татарстанга традицион рәвештә килә торган коллективны – «Төрек хоры»н көтәбез», – диде Фазлыева.

Стадион янындагы территория берничә тематик участокка бүленәчәк. Бу, аерым алганда, кибер-спорт һәм виртуаль чынбарлык зоналары, өлкән буын өчен «Тормышны яратучылар» проекты, «Әдәби ишегалды» интеллектуаль ял зонасы, шәһәрнең спорт мәктәпләре презентацияләре, шулай ук ГТО нормаларын тапшыру мәйданчыгы. Моннан тыш, килүчеләр өчен караоке музыкаль конкурсы, аттракционнар, төрле арт-инсталляцияләр һәм экологик проектлар презентациясе дә әзерләнәчәк. Бәйрәм программасы салют белән тәмамланачак.

  • Татарстанда республика Президентын һәм муниципаль депутатларны, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар уза. 11, 12 һәм 13 сентябрьдә тавыш бирергә мөмкин.