Ваһапов фестивале Париждагы ЮНЕСКО штаб-фатирында концерт куярга мөмкин

Продюсер сүзләренчә, хәзерге вакытта сөйләшүләр алып барыла.
(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале киләсе елда Париждагы ЮНЕСКО штаб-фатирында концерт куярга мөмкин. Бу хакта фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов “Шаляпин Палас” отелендә үткән матбугат очрашуында хәбәр итте.“Без әлегә сөйләшүләр алып барабыз, барып чыгар дип уйлыйм”, - диде Рифат Фәттахов.