"Татар-информ"да Аксубай районына фольклор экспедициясе турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 12 сентябрьдә, 13:00 сәгатьтә "Татар-информ"да Аксубай районына фольклор-этнография экспедициясенә багышланган матбугат конференциясе булачак. Чарада фольклор-этнография экспедициясе җитәкчесе, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Зәлия Брусько, Аксубай туган якны өйрәнү музее директоры Әлфия Нурхамәтова, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәрләре Сәвия Сәмитова һәм Рәмзия Гайфетдинова катнашачак."Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.Аккредитация өчен электрон почта: [email protected]