news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Питрау» бәйрәменең программасы билгеле булды

Питрау быел онлайн-форматта узачак.

«Питрау» бәйрәменең программасы билгеле булды

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). «Питрау» керәшен мәдәнияте республика бәйрәменең программасы билгеле булды. Бу хакта Татарстан Республикасы керәшеннәренең Иҗтимагый оешмасы Идарәсе рәисе урынбасары, башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова хәбәр итте.

10:00 — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «Питрау» керәшен мәдәнияте республика бәйрәме уңаеннан котлавы.

10:05 — Татьяна Ефремованың «Питрау» җырына клибы.

10:10 — Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова котлавы.

10:15 — «Ялкын» журналының «Питрау — 2019» бәйрәме турында видеоролигы.

10:20 — Татарстан Республикасы керәшеннәренең Иҗтимагый оешмасы Идарәсе рәисе Иван Егоров котлавы.

10:30 — ТНВ архивыннан «Каравай — Питрау-2019» тапшыруы.

11:00 — Лидия Әхмәтованың «Кунаклар җыры» клибы.

11:05 — Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов котлавы.

11:10 — «Милли сорау һәм җавап» программасы. Студия кунагы — Татарстан Республикасы керәшеннәренең Иҗтимагый оешмасы Идарәсе рәисе урынбасары, башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова. ТНВ телеканалы архивыннан.

12:00 — Бәйрәмнең традицион ризыгы булган уха әзерләү буенча мастер-класс. Чистай районының Бахта авылының «Карендәш» фольклор ансамбле белән Майя Миняева үткәрә.

13:55 — Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров сәламләве.

14:00 — Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле концерты.

16:00 — «Питрау» документаль фильмы. Режиссеры — Салават Юзеев.

18:00 — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев белән туры эфир.

19:00 — Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле концерты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100