news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәт Мәһдиев музеена язучының нәселен өйрәнүче Ренат Зиннәтуллин кайткан

Ренат Зиннәтуллин Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе Сөнгатулланың бертуганы Хәлилнең оныкчыгының малае.

Мөхәммәт Мәһдиев музеена язучының нәселен өйрәнүче Ренат Зиннәтуллин кайткан
http://arskmedia.ru/

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре», Халидә Габидуллина). Мөхәммәт Мәһдиев музеена язучының нәселен өйрәнүче, Санкт-Петербургта яшәүче Ренат Зиннәтуллин кунакка кайткан. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Ул төп чыгышы белән Яшел Үзән шәһәреннән, хәрби кеше. Тамырлары Казаннан, ә бабайларының нәселе Мәһдигә барып тоташа. Нәсел шәҗәрәсен өйрәнү, бабайларының чыгышын, туган-тумачаларын төгәл барлау максаты белән Ренат хатыны Лилия, уллары Камил, Данис белән былтыр ук музейга кайтты, диелә хәбәрдә.

Музей фондындагы мәгълүматлар белән тулыландырып, өстәмә материаллар табып, ул әнисе ягыннан ике йөздән артык нәсел кешесен барлап, кайберләренең фотолары һәм тулы мәгълүматлары белән әзер шәҗәрә ясап алып кайткан. Анда язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев тә бар. Чөнки Ренат — Мөхәммәт аганың әтисе Сөнгатулланың бертуганы Хәлилнең оныкчыгының малае.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100