Кукмарада “Чакара” удмурт җырлары фестивале узды

Катнашучыларның һәммәсенә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

(Кукмара, 11 июль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Удмурт халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатында Кукмарада “Борынгы удмурт җырлары “Чакара” дигән төбәкара фольклор фестивале үтте. Әлеге чара Удмуртия Республикасының “Кама арты удмуртларының милли үзәге” иҗтимагый оешмасы башлангычы белән оештырылды, дип яза район газетасы.

Фестивальнең ачылу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, Удмуртия Республикасының мәдәният һәм туризм министры урынбасары Петр Данилов, Удмуртиянең милли сәясәт министрлыгы министры урынбасары Павел Орлов, Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров һәм башкалар чыгыш ясады.

Һава торышы бераз көйсезләнеп торганлыктан, бәйрәм күппрофильле лицейда башланып китте. Белем йортының ишеген ачып залга үткән һәркемне берсеннән-берсе матур милли киемнәр кигән удмурт кызлары һәм егетләре үзләренең җыр-биюләре белән каршы алды. Кемдер гармун уйный, кемдер җырлый, өченчеләре бии... Бәйрәм карарга килүчеләр әйтмешли, һич кенә дә үзешчәннәр димәссең, барысы да булдыралар, аларга кушылып тыпырдап биеп киткәнеңне сизми дә каласың!

Фестивальдә Удмуртия, Башкортостан, Татарстан, Марий Эл республикалары, Пермь крае, Төмән, Киров өлкәләре, Ханты-Мансийск автономия округы һәм башка төбәкләрдән удмурт фольклор коллективлары, барлыгы 600гә якын үзешчән артист катнашты. Тамашачылар саны да бихисап иде.

-Без Менделеевск районының Манашево авылыннан. Яңгыр явып торуга карамастан, кәефләр күтәренке, - ди фестивальгә бер төркем җырчы-биючеләр белән килгән Александр Кузнецов. - Кукмарада булганыбыз юк, әлеге шәһәр турында бары тик ишетеп кенә белә идек. Безгә биредә бик ошады. Фестивальдә 25нче сан астында чыгыш ясадык. Тамашачыларга һәм мөхтәрәм кунакларга егетләрне армия хезмәтенә озату күренешен күрсәттек. Без әби-бабаларыбыздан калган удмурт халкының йолаларын, гореф-гадәтләрне сакларга тырышабыз, ансамбльләргә яшьләрне дә җәлеп итәбез.

Екатерина Трухина – “Шулдыр-мылкыт” (“Күтәренке кәеф”) ансамбленең җитәкчесе. Киров өлкәсенең Малмыж шәһәреннән килгән үзешчәннәр туй йоласын шулкадәр оста итеп сәхнәләштерде ки, ирексездән, үзебезне удмурт туенда булгандай хис итек. Булдыралар, егет-кызлар!

Күрше Нократ Аланының “Чишмәләр” ансамбле дә фестивальдән читтә калмаган.

-Без әле узган елның декабрь аенда гына оештык. Бәйрәмдә беренче тапкыр катнашуыбыз. Татар, рус, удмурт, мордва җырларын башкарачакбыз. Шулай ук борынгы йолаларның берсе - Спаска әзерләнү мизгелләрен дә күрсәтергә телибез, - диләр алар. – Кукмара белән ике араны берничә чакрым гына аерып торса да, күбебезнең биредә булганы юк иде. Шулкадәр яхшы күңелле, кунакчыл, тәмле телле халык яши икән биредә.

Фестиваль Җиңү Паркы каршындагы мәйданда дәвам итте. Катнашучыларның һәммәсенә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды, диелгән район хәбәрендә.