Универсиада паркы ачылганнан бирле, анда 70 мең кеше булырга өлгергән

Бүген Казанда Мәдәни универсиада кысаларында эшли торган Универсиада паркында Россия төбәкләре һәм Татарстан районнары иҗат коллективларының чыгышлары тәмамлана

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Бүген Казанда Мәдәни универсиада кысаларында эшли торган Универсиада паркында Россия төбәкләре һәм Татарстан районнары иҗат коллективларының чыгышлары тәмамлана. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Универсиада паркының төп сәхнәсе баш режиссеры Михаил Волкоданский хәбәр итте.

Парк идарәчесе Марат Закиров сүзләренчә, 4 июльдә парк ачылганнан бирле, анда 70 мең кеше булырга өлгергән. Кичә исә тамаша кылучылар 25 мең кеше булган. Күңел ачу программасы - 12-18 сәгатьләрдә, 18-23 сәгатьләрдә.

Дүрт гектар мәйданда урнашкан паркта Универсиада дуслары – Казахстан, Красноярск йортлары, татар һәм рус халыкларының милли көнкүрешен чагылдырган урыннар бар. Анда бу халыкларның аш-суларын авыз итәргә, сувенирлар сатып алырга мөмкин.

Биредә FIFA-2018 мәйданчыгы да бар. Анда кунакларга футбол буенча дөнья чемпионаты турында сөйләячәкләр. Ул биш елдан Казанда узачак.

Паркның төп сәхнәсендә кичке программа үтә, ә көндезен монда артистлар репетиция ясый. Көн саен, кичке сәгать алтыдан башлап, республиканың ике районы коллективлары, РФ төбәкләре чыгыш ясый. Гомумән алганда, республиканың 28 районыннан 200 дән артык артист чыгыш ясый. Шулай ук Мәдәни универсиадага Оренбург һәм Саратов өлкәләре, Төмән, Йошкар-Ола, Чабаксардан артистлар килгән. Алар эстрада җырлары, мюзикллар, фольклор программаларын тәкъдим итә.

Кичен Дю Солей циркы тамашалары башлана.  Парк идарәчесе Марат Закиров билгеләп үткәнчә, цирк – паркның төп программасы түгел, ул аны тәмамлап кына куя. Михаил Волкоданский сүзләренчә, паркны оештыру эше 2012 елның маеннан башланган һәм бүгенге хәленә җиткерелгән.