Универсиада ачылышы бик шәп булды – Владимир Федосеев

Дирижер фикеренчә, Универсиада көткәннән күпкә уздырды

 (Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Алсу Сафина). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында С.Рахманинов исемендәге “Ак сирень” III Халыкара фестиваль кысаларында икенче концерт булды. ТР Дәүләт симфоник оркестры белән Чайковский исемендәге Дәүләт академия Зур симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм һәм баш дирижеры Владимир Федосеев дирижерлык итте.

Дирижер концерт алдыннан сүз алып, кичәнең программасы ТР Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский белән берлектә сайланганлыгын белдерде. В.Федосеев сүзләренчә, тормышта Сергей Рахманинов белән Александр Скрябин бераз каршылыкта булган, һәм бу концерт программасында аларны “татулаштыру” ниятләнгән. В.Федосеев ТР Дәүләт симфоник оркестрын югары бәяләп: “Андый оркестрны табуы кыен. Минем беренче тапкыр шундый оешкан төстәге оркестр очратуым”, - дип басым ясап әйтте ул.

Казан турында сөйләгәндә, В.Федосеев: “Сезнең калада культура, кайгыртучанлык бар – бу бик мөһим. Бу шәһәрнең рухилыгына хәтта шундый бертөрле горурлык бар, - дип билгеләп үтте. – Бу шәһәр Россия белән борын заманнардан ук бәйләнгән, үзара ниндидер багланышлар һәрвакыт булды, бу элемтә югалмаган”, - дигән фикердә ул. Дирижер шулай ук Универсиада ачылышы шоусы турындагы тәэсирләре белән дә уртаклашты: “Бу бик шәп булды! Универсиада көткәннән күпкә уздырды”, - дип өстәде В.Федосеев.