«Татар-информ» МАда – “Ак бүре” операсы премьерасына багышланган матбугат конференциясе

Бу - ТР Дәүләт симфония оркестрының яңа милли проекты

 (Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Иртәгә сәгать 12.00 “Татар-информ” МАда “Ак бүре” операсы премьерасына багышланган матбугат конференциясе була. Опера 15 нче июльдә Универсиада Мәдәни паркында тәкъдим ителә.

Бу - ТР Дәүләт симфония оркестрының яңа милли проекты. Татар операсын сәхнәләштерү идеясе авторы – ТР Дәүләт симфония оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский.

Сладковский көйне һәм либреттоны язу эшен яшь композитор Зөлфия Рауповага һәм Рүзәл Мөхәммәтшинга йөкләгән, алар да иртәгә журналистларның сорауларына җавап бирә.

Шулай ук чарада опера солисты, Универсиада илчесе, ТР атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина катнаша.