Мәдәни универсиада “Әкият” курчак театрында Г.Тукайның “Су анасы” спектакле белән дәвам итте

Спектакль – Халыкара курчак театрлары фестивальләре катнашучысы

 (Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Бүген Мәдәни универсиада кысаларында “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында Г.Тукайның “Су анасы” спектакле (З.Хөснияр) күрсәтелә.

Спектакль – Искешәһәрдә һәм Әнкарада Халыкара курчак театрлары фестивальләре, “Нәүрүз” IX Халыкара театр фестивале катнашучысы.

Спектакльдә ТР халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, ТР атказанган артистлары Фәнзилә Сабирова, Юрий Чуктиев, Гөлнур Габдрахманова һәм Ришат Гыйздатуллин, шулай ук театр артистлары Марс Гайфуллин, Миләүшә Фәйзрахманова һәм Рузилә Зарипова катнаша.