Казанның Яшь тамашачылар театрында Олимпиада-80 мөһере белән почта конвертлары күргәзмәсе уза

Театрга килгән һәр бишенче кеше сувенир открыткасын уйнатуда катнаша ала

 (Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Казанның Яшь тамашачылар театры Универсиадага үзенчәлекле күргәзмә әзерләгән. Бу - 1980 нче еллар Олимпия уеннары мөһере белән почта конвертларыннан торган коллекция.

Конвертлар театр хезмәткәренең шәхси коллекциясеннән тәкъдим ителгән.

Моннан тыш, экспозициядә Олимпиада объектлары макетлары бар. Театр хезмәткәрләре килгән кешеләрне Мәскәү Олимпиадасы тарихы белән таныштыра.

14 нче июльдә сәгать 18.00 театрда 7-14 июльләрдә күрсәтелгән спектакльләргә 5 билеттан артык сатып алган тамашачылар арасында Олимпиада-80 сувенир открыткасы уйнатыла.

Театрда Мәдәни универсиада кысаларында «Женитьба Бальзаминова», «Здравствуйте, я ваша тетя!», «Лекарь поневоле», «Свадьба с генералом», «Оскар и розовая мама», «Очень простая история», «Вкус меда» һәм «Продавец дождя» кебек спектакльләр күрсәтелә.