Камал театрында “Бабайлар чуагы” бара

“Бабайлар чуагы” – 2 бүлектән торган лирик комедия

 (Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Бүген К.Камал исемендәге татар дәүләт театрында Мәдәни универсиада кысаларында “Бабайлар чуагы” спектакле бара. Аны Илгиз Зәйниев пьесасы буенча режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм рассам Булат Ибраһимов сәхнәләштергән

Кеше гомере күп өлешләрдән торса да, нәтиҗәсе булып картлык килә. Кемдер тормышның бу агышын язмышына буйсынып ничек бар шулай кабул итә, ә кемдер, шул исәптән Илгиз Зәйниевнең яңа пьесасының төшенкелеккә бирелмәс геройлары да, башкача уйлыйлар... Яшь чикләүләренә буйсынып үз кабыгың эченә бикләнеп яшәргәме инде хәзер? Сызланулар һәм пенсия турында гына сүз йөртергәме? Юк, мондый тормыш алар өчен түгел. Үзеңдә яңа талантлар ачу, күкрәк киереп сулап, картаюны белмәгән күңелдә әле мәхәббәт өчен дә урын табу - менә ичмасам бу тормыш. Спектакль баш героиня Хәлимәнең кызы һәм оныгы янына җир читендәге Владивосток шәһәренә китәргә җыену ыгы-зыгысы белән башланып китә...

Төп ролльләрдә: Наилә Гәрәева, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Нәфисә Хәйруллина, Эмиль Талипов һ.б.