12 июльдә Казан зур рус академия театрының Екатеринбургтагы гастрольләре тәмамлана

Бүген В.И. Качалов исемендәге театр артистлары Татарстанның Урал регионындагы Даими вәкиллегендә кунакта булдылар
(Екатеринбург, 11 июль, “Татар-информ”, Миңсылу Ижгузина). Агымдагы елның 21 июнендә шәһәребезнең “Яшь тамашачы” театрында В.И.Качалов исемендәге Казан зур рус академик театрының гастрольләре башланган иде. Әйтергә кирәк, өч атнага билгеләнгән гастрольләр программасы екатеринбурглыларның күңеленә бик хуш килде. Һәр спектакль тамашачыларның көчле алкышлары астында тәмамланды.
Бүген В.И.Качалов исемендәге театр артистлары Татарстанның Урал регионындагы Даими вәкиллегендә кунакта булдылар. Вәкиллек бинасында артистларны ТРның Уралдагы даими вәкиле Равил әфәнде Бикбов каршы алды. Казан кунаклары вәкиллек бинасына аяк басу белән, үзләрен Татарстан җирендәгедәй хис итүләрен әйтеп үттеләр. Р.З.Бикбов кунакларны Даими вәкиллек урнашкан борынгы архитектура истәлеге булган Агафуровлар йортының кыскача тарихы белән таныштырды, бина буенча экскурсия оештырылды.
Чәй өстәле артында вәкиллек хезмәткәрләре һәм театр артистлары арасында әңгәмә барды. Театрның баш режиссеры Россиянең халык артисты Александр Яковлевич Славутский әйтүенчә, артистлар чал Уралның үзәгенә килүләренә бик шат. Аларга Урта Урал башкаласы үзенең барлык серләрен ачып бетмәсә дә, туган ягыбызның табигате дә, байлыклары да аларда онытылмаслык матур хисләр калдырган. Чәй өстәле артында сүз быелгы очрашуның Татарстан Республикасы хөкүмәтенең зур булышлыгы аркасында тормышка ашуы, театрның гастрольләрне ачу спектакленә мәдәният министры Зилә ханым Вәлиеваның килүе, мондый очрашуларның Татарстан белән Свердлау өлкәсе арасында араларның якынаюына этәргеч булуы турында барды. (Һәм билгеле инде, алда әйтеп киткән чаралар гастрольләрнең шулай уңышлы булуына этәргеч ясамый калмагандыр...) Һәр спектакльдә залларның шыгрым тулы булганлыгыннан, якташларыбызның казанлыларны шулай хөрмәт белән карауларыннан артистлар Екатеринбург тамашачысына бик рәхмәтле.
Әйтергә кирәк, Татарстан кунакларының репертуары бик бай булды: өч атна дәвамында якташларыбыз “Яшь тамашачы” театры сәхнәсендә казанлылар тарафыннан сәхнәләштерелгән Д.Бок һәм Д.Стайн, А. Н. Островский, А.П.Чехов, В.Катаев, А.Толстой әсәрләре белән таныштылар.
Иртәгә В.И.Качалов исемендәге театр коллективы гастрольләрне А.С.Пушкинның “Пиковая дама” спектакле белән тәмамлаячак.
Артистларның алдагы көннәрдә Екатеринбург тамашачылары белән очрашуларның ешрак булачагына өметләре бар. Әмма әлегә аларның планнары Ярославль шәһәрендә узачак фестивальдә катнашу, аннан Финляндия якларына гастрольләргә юл тоту. Без барлык Екатеринбург тамашачылары исеменнән кадерле кунакларга алдагы иҗат юлларында зур уңышлар телибез.