Владислава Куприна: Төрки театрларны тел һәм хәтер югалу проблемасын ачу берләштерә

Бүген Казанда «Нәүрүз» театр фестивале төгәлләнә.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Төрки халыклар театрларын тел югалту һәм үзбилгеләнү проблемалары берләштерә — театр тәнкыйтьчесе, ГИТИС педагогы Владислава Куприна күп еллар дәвамында «Нәүрүз» театр фестивален күзәтеп шундый фикергә килгән.

«Төрки театрлар алгы планга чыгарган проблемаларның берсе — халык хәтере. Театрларның бу темага җитди рефлексиясе күзәтелә. Хәтер темасы фестивальдән фестивальгә күчә», — диде театр белгече фестивальнең йомгаклау утырышында.

«Хәтер темасы — хәтерне югалту темасы булып күтәрелә. Театр хәтерләгән соңгы буынның китүеннән сызлана», — ди Владислава Куприна.

Театр белгече төрки театрларның йомшаграк булуын, үз тамашачысының күңелен кырмаска тырышуын әйтте. «Нинди генә фаҗига күрсәтелсә дә, театр азактан тамашачысын юатып куя», — диде ул.

Владислава Куприна фестивальдәге татар спектакльләреннән Буа театрының «Шобага» әсәрен аерып әйтте.

Бүген Казанда «Нәүрүз» театр фестивале төгәлләнә.