Ольга Фукс: Күп милләтле илебездәге халыкларның телләрен өйрәнү безне берләштерер иде

Театр тәнкыйтьчесе Казанга төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестиваленә килгән.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанга төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестиваленә килгән театр тәнкыйтьчесе Ольга Фукс Россиядә яшәүче һәр кеше үз теленнән тыш бу илдә яшәүче берәр халыкның телен өйрәнсә яхшы булыр иде дип саный.

«Мин совет чорындагы балачагымнан ук күп милләтле илебез шундый зур һәм анда күп халыклар яши икән, без шул халыкның телен дә өйрәнергә тиеш дип уйлый идем», — диде театр белгече фестивальнең йомгаклау утырышында.

Ольга Фукс хәзер дә шушы фикердә торганын ассызыклады. «Бу утопия кебек тоелса да, безне берләштерә торган гамәл булыр иде», — ди ул.

Белгеч Казанга театр фестиваленә килеп үзе өчен яңа дөнья ачкан. «Мин төрки халыкларның театрларын карап ниндидер параллель дөнья, башка тормыш барлыгын тойдым. Спектакльләр аша бу халыкларның телне югалту куркынычыннан борчылуы сиземләнә», — ди Ольга Фукс.

Театр тәнкыйтьчесе фестивальдә катнашкан татар әсәрләреннән Әлмәт театрының «Көзге сере», Буа театрының «Шобага» һәм Тинчурин театрының «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакльләрен югары бәяләде. Соңгысын ул фестивальнең иң Европача спектакле дип саный.

Кунак спектакльләрдән Ольга Фукс Алтай милли театрының «Бишек» спектакленә соклануын белдерде. «Бик матур спектакль», дип атады ул аны.

Ольга Фукс (Мәскәү) — театр журналисты, театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе әгъзасы, Халыкара театр институты Россия үзәгенең «МИТ-инфо» журналының баш мөхәррир урынбасары.