Әлки районы Чувашия Сабан туенда Татарстанны тәкъдим итәчәк

Урмайда Сабантуй 15 июньгә билгеләнгән.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Татарстан Хөкүмәте тәкъдиме белән, быел Әлки районы Чувашия Республикасының Урмай авылында үтәчәк Сабан туенда Татарстан вәкиле сыйфатында катнашачак. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.  Урмайда Сабантуй 15 июньгә билгеләнгән. Милли бәйрәмгә район җитәкчеләреннән тыш, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, спорт бәйгеләре оештыручылар, аш-су осталары, кул эшләнмәләре җитештерүчеләр барачак. Әлки районы соңгы 15 елда төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә Сабантуйлары үткәрүдә ярдәм итә. Әлкилеләр катнашында Ярославльдә, Пензада, Дзержинскида, шул ук Чувашия Республикасында Сабантуйлары оештырылды, диелә хәбәрдә.