М.Фәйзи театры Рамазан гаетенә театральләштерелгән чара әзерләгән

Бәйрәм концерты ике көн дәвам итәчәк.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ"). 16-17 июнь көннәрендә Оренбургның М.Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театры "Рамазан" дип исемләнгән театральләштерелгән зур концерт күрсәтәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Чара Рамазан гаете уңаеннан үткәрелә. Тамашачыларга җырлар, биюләр, спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк.  
 
  • "Рамазан" концерты театрда 1991 елдан бирле оештырыла. Быел ул 27 нче тапкыр үткәреләчәк.