#МинемКазан инстаграм-күргәзмәсе ачыла

Татарстан башкаласында мондый күргәзмә беренче тапкыр тәкъдим ителә

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). 15 июньдә “Казан” гаилә үзәге янында беренче тапкыр “#МинемКазан” инстаграм-күргәзмәсе ачыла. Анда Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең фотосурәтләре урын алачак.

Искәртеп үтәбез: соңгы берничә ай эчендә инстаграмнан файдаланучылар “#МинемКазан” хэштегы белән Казан шәһәренең фотоларын урнаштырдылар. Акция кысаларында, 20 меңнән артык фото Интернетка эленде.

Казанлыларның фотоэшләре берничә юнәлеш буенча бәяләнәчәк: “Табигать”, “Шәһәр. Архитектура”, “Илһам”, “Мәхәббәт”, “Спорт”, “Казан йөзләрдә” һәм “М” буыны”.

Күргәзмә җәй буе эшен дәвам итәр дип ниятләнә һәм даими рәвештә яңартылып торылачак. Сурәтләр 15 августка кадәр кабул ителә, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.