Мәскәүнең төп күргәзмәләр залында Казан рәссамы вернисажы

Кичә Мәскәүнең Кырым валында урнашкан Рәссамнарның үзәк йортында Казан рәссамы Илдар Зариповның шәхси күргәзмәсе ачылды

(Мәскәү, 11 июнь, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Кичә Мәскәүнең Кырым валында урнашкан Үзәк рәссамнар йортында Казан рәссамы Илдар Зариповның шәхси күргәзмәсе ачылды. Ул ТР Мәдәният министрлыгы, «Казан» милли-мәдәни үзәге тарафыннан ТРның РФдәге тулы хокуклы вәкиллеге һәм Рәссамнарның халыкара конфедерациясе ярдәме белән оештырылган.
Күргәзмәне ачу тантанасында ТРның РФдәге тулы хокуклы вәкиле Назыйф Мириханов та катнашты. Ул Илдар Касыйм улы Зариповны һәм күргәзмәгә килгән халыкны «Татарстан һәм Мәскәү мәдәният тормышындагы әһәмиятле вакыйга» белән кайнар котлады һәм киләсе елда үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк рәссамга илһам һәм иҗатында зур уңышлар теләде. Татарстан вәкиле җыелган халыкка рәссам биографиясендәге төп вакыйгалар турында сөйләп бирде.
Илдар Зарипов моннан нәкъ 40 ел элек, 1968 елда, В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтын тәмамлаый, аннары Сәнгать академиясендә стажировка уза. Яшь талант иясен СССРның халык рәссамнары Д.К.Мочальский һәм Г.М.Коржев укыта. Алар өметле рәссамга зур киләчәк юрыйлар. Һәм, әйтергә кирәк, алданмыйлар. Бүгенге көндә Илдар Зарипов дөнья күләмендә танылган рәссам. Ул монументаль стена һәм станокта башкарылган рәсемнәр авторы, Россиянең халык, Татарстанның атказанган рәссамы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе.
Аның «Өйдә», «Нефтяник Әхәт абый» дигән танылган картиналарын әле 1970 елда ук Рус дәүләт музее, «Туган авылда», «Кырлай моңнары», «Сөембикә улы белән», «Икмәк», «Истәлекләр» картиналарын Третьяков галереясе сатып ала. Аның бик күп картиналары Алмания, АКШ Канада, Англия, Франция, Италия, Голландия, Төркия һ.б. илләрнең шәхси коллекцияләрендә саклана.
Мәскәү күргәзмәсе өчен рәссамның 80 полотносы сайлап алынган.
Күргәзмәне ачу тантанасында ТР Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре, Россия һәм Татарстан рәссамнары берлекләре әгъзалары, чит ил дипломаталары, «Рәссам» иҗат берлеге әгъзалары, рәссамның коллегалары һәм аның имҗатын сөючеләр катнашты. Күргәзмәне Мәскәүдә эш сәфәрендә булган ТР вице-премьеры - мәдәният министры Зилә Вәлиева да карады.
Тантаналы чарада Халыкара рәссамнар конфедерациясе башкарма комитеты рәисе Мансур Фәтхуллин, РФ Федерация Советы әгъзасы Василий Лихачев, Россия сәнгать академиясе академиклары Рөстәм Яушев Дмитрий Санджиев һ.б. чыгыш ясады.
Казан рәссамы Илдар Зариповның шәхси күргәзмәсе Мәскәүдә 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк.