Бәкер Чобанзаде исемендәге премия лауреатларының исеме билгеле булды

Кырымда номинантларга Бәкер Чобанзаде исемендәге премия тапшырыла
(Симферополь, 11 июль, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Бүген Кырымның Белогорски шәһәрендә (Карасубазар) номинантларга Бәкер Чобанзаде исемендәге премияне тапшыру тантанасы була. Кичә премияне бирү комиссиясе төрле номинация буенча алты лауреат исемен әйтте.
Быел Б.Чобанзаде премиясенә шагыйрь Шерьян Али, язучы Әбләзиз Вәлиев, рәссам Рәмиз Нетовкин, шагыйрә Ольга Голубева, галимнәр: Нариман Әбдельвапов, Сәйран Мәмәтов лаек булдылар.
Бүген яңа танылган лауреатлар һәм бер төркем иҗат интеллигенциясе Б.Чобанзаденең туган ягына барып, аның һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салачак.
Әлеге премия 2007 елда кырымтатар эшкуары Р.Велиляев тарафыннан гамәлгә куелды. Аның күләме һәр номинациядә дә 1 мең долларны тәшкил итә. Премия әдәбият, сәнгать, мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендә ирешелгән казанышлар өчен бирелә.