Тубыл татар фолькор коллективлары милләттәшләрне җыя

Анда төрле конкурслар һәм фестивальләрдә җиңүчеләр чыгыш ясый

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). 14 май көнне Тубыл (Тобольск) шәһәренең сәнгать һәм мәдәният үзәгендә татар фольклор коллективлары концерты була. Тамашачылар каршында җирле фольклор фестивале, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар җиңүчеләре чыгыш ясаячак. Чара Төмән өлкәсе Татарлар конгрессы тарафыннан оештырыла.

“Безнең максат — Тубыл каласында яшәүчеләргә халык иҗатын, себер татарлары фольклорының матурлыгын күрсәтү. Татар фольклоры фестивален 6 ел уздырабыз һәм бу вакыт эчендә халыкара дәрәҗәдә булган артистлар һәм иҗат коллективлары үсеп чыкты. Без алар белән горурланабыз, һәм, себер татарларының үз сәләтле кешеләрен, җирле йолдызларны белүләрен телибез”, - ди Төмән өлкәсе Татарлар конгрессының мәдәният һәм җәмәгатьчелек белән багланышлар бүлеге җитәкчесе Вәлимә Ташкалова.

Концертка килүчеләр Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылу алган “Шытыр-Шатыр” фольклор-этник ансамбле чыгышын тамаша кыла алачак. Дини җырларны Сәйникамал Әлмөхәммәтова һәм Фатыйма Ибраһимова башкарачак. “Шаян” балалар фольклор ансамле исә бәйрәм мөнәҗәтләрен тамашачылар хозурына тапшырыр дип көтелә.

Җырчылардан тыш, концертта “Пышны” ирләр бию ансамбле, “Шарлавык” бию ансамбле, “Тамаша” фолькор коллективы һ.б. иҗат төркемнәре чыгыш ясавы күздә тотыла. Концертта барлыгы 18 номер күрсәтеләчәк. Чарада ктанашучылар Төмән, Ялутор, Ярков, Вагай районнары, Төмән һәм Тубылдан киләчәк, дип хәбәр итә Төмән өлкәсе Татарлар конгрессы матбугат хезмәте.