"Super Tatar" музыкаль төркеме, Финляндиядән соң, Татарстан башкаласында чыгыш ясый

Казаннан соң, - Мәскәүдә

 (Казан, 11 май, "Татар-информ"). Россия, төгәлрәге, Татарстан, Германия, Финляндиядә - өч илдә гомер итүче татарларны берләштергән "Super Tatar" музыкаль төркеме Финляндиядә төшерелгән дебют альбомын бүген Казанда тәкъдим итәргә җыена. Төркем башта шул максаттан 9 майда Хельсинкида булган, Казаннан соң  Мәскәүдә "Дом на Патриарших" дип йөртелгән Мәдәният үзәгендә чыгыш ясамакчы. "Бик еракта идек без" җырына язылган клип исә Хельсинки янындагы урманнарда, сулыкта төшерелгән, режиссеры - Илшат Рәхимбай. "Клипны Габдулла Тукайга һәм, төрле сәбәпләр аркасында, моңлы сазларыннан китеп, еракта яшәргә мәҗбүр калган, бөтен дөнья буенча таралып яшәүче милләттәшләремә багышлыйм", - дип, И.Рәхимбай үзенең фейсбуктагы битендә теркәп куйган.

Аерым алганда, төркемне Финляндия татары Дәниз Бәдретдин җыйган, составында клавишалы музыка уен коралларында һәм саксафонда уйнаучы казанлылар Муса Маликов, скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова, бас-гитарачы Илнар Фатыйхов, барабанчы Тимур Сапаров бар. Музыкантлар үзләрен "SUPER TATAR Rhythm & Etno Band" дип йөртә.

Казанда очрашу "Смена" заманча мәдәният үзәгендә (Борһан Шәһиди ур., 7) бүген кичке 7дә башлана.

Белешмә өчен.
Дәниз Бәдретдин узган гасырның 60 нчы елларыннан ук музыка дөньясында гизә, гитарачы һәм вокалист, "Bashkarma" төркеменә нигез салган, соңрак ул Казанның "Акт" төркеме музыкантлары белән таныла - KGB проекты.

Казан егете Муса Маликов узган гасырның 90 нчы елларында ук үзеннән зур гармунда уйнап, җырлап, бәләкәй йолдыз булып танылган егет. Аны татарның Робертино Лореттие дип атадылар. Саксафон, родес (электромеханик музыка уен коралы), фортепиано, вокал - аның стихиясе. Музыкант, җырчы, композитор буларак иҗади хезмәтләре шактый. Германиядә дирижер булу теләге белән озак еллар музыкаль белем эсти.

Илнар Фатыйхов - "Yummy Music Band" һәм "Һава торышы" проектлары буенча билгеле музыкант.

Иркә Гайнемөхәммәтова Казан клубларында скрипкачы һәм җырчы буларак мәгълүм.