Шигырьләре һәм активлыгы белән танылган Лилия Сәлахетдинованың иҗат кичәсе була

Кичә Казанның “Юность” Мәдәният йортында үткәрелә

 (Казан, 11 май, “Татар-информ”). Шигырьләре һәм Казандагы “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә активлыгы белән танылган Лилия Сәлахетдинованың иртәгә сәгать кичке 6да республикабыз башкаласы “Юность” Мәдәният йортында иҗат кичәсе була. “Яшиселәр килә” дип аталган әлеге мәдәни чара шагыйрәнең 20 еллык иҗатына багышлана.

Бу кичәдә авторның шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларны һәм клипларны тамаша кылып була. Фотосессия каралган.