Казанда Рудольф Нуриев исемендәге XXIX классик балет фестивале ачылды

Фестиваль Ц.Пуни һәм Р.Дриго музыкасына «Эсмеральда» классик романтик балет премьерасы белән ачылды

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә  Р.Нуриев исемендәге XXIX классик балет фестивале ачылды. Фестиваль Ц.Пуни һәм Р.Дриго музыкасына «Эсмеральда» классик романтик балет премьерасы белән башланды.

Казанда бу бинада «Эсмеральда» балетын беркайчан да күрсәтмәгәннәр. Бу спектакль Казанда бары тик бер тапкыр, 1954 елда гына күрсәтелгән. Ул вакытта ул хәзерге К.Тинчурин театры сәхнәсендә тәкъдим ителгән.

Эсмеральда ролен Кристина Андреева башкара, Пьера Гренгуара – Олег Ивенко, Клода Фролло – Нурлан Канетов Квазимода – Михаил Тимаев, Феба де Шатопер – Антон Полодюк, Клопена Труйльфу – Глеб Кораблев. Актерлар барысы да Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрыннан.