“Евровидение-2016”: беренче ярым финалда 10 ил вәкиле арасында россияле дә бар

Икенчесе 12 майда була

 (Казан, 11 май, “Татар-информ”). Бөтен дөнья кешесен үзенә төбәткән “Евровидение-2016”халыкара җыр конкурсы бара. Анда Россиядән Сергей Лазарев “You Are the Only One” җыры белән катнаша. Әлеге музыкаль композициянең авторы – гомумәгълүм Филипп Киркоров, шулай ук Греция композиторы Димитрис Контопулос катнашындагы халыкара авторлар командасы өлеше булуы билгеле.

Гомумән, россияле чыгышын тамашачылар бик яратып, сокланып, заман технологияләренең сәхнәгә яраклаштырып үзенчәлекле кулланылышын хуплады. Ярым финалда исә 18 ил катнашып, беренче ярым финалда 10 ил вәкиле игълан ителде: Азәрбайҗан, Россия, Нидерланд, Венгрия, Хорватия, Австрия, Әрмәнстан, Чехия, Кипр, Мальта. 12 майда тагын 10 катнашучы икенче ярымфиналда сайланачак, финал – 14ендә. 

Шулай ук финалда “Евровидение”не гамәлгә куйган 5 ил җырчысы чыгыш ясаячак: Бөекбритания, Германия, Испания, Италия, Франция, тагын конкурс уздырыла торган Швециянең җырчылары сайлау турыннан тыш кына катнаша.