Казанлылар Әнкара дәүләт театрының “Арыслан, Сихерче һәм Шкаф” спектаклен карый алачак

Әсәр явыз сихерче хакимлек иткән тылсымлы Нарния дөньясы турында

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Казанлылар Камал театрында 3 нче июньдә көндезге сәгать бердә Әнкара дәүләт театрының “Арыслан, Сихерче һәм Шкаф” спектаклен карый алачак. Әнкара дәүләт театры төрки халыкларның X “Нәүрүз” халыкара театр фестивалендә катнаша.
Спектакль Клайв С.Льюисның “Нарния көндәлекләре” сериясенең икенче һәм иң танылган китабы буенча куелган, режиссеры – Ышыл Касапоглу. Әсәр явыз сихерче хакимлек иткән тылсымлы Нарния дөньясы турында. Илне золымнан коткару Нарниягә могҗизалы төстә килеп эләккән дүрт бала җилкәсенә төшә. Алар монда дуслар таба, акыл һәм зирәклек туплый.
Спектакльдә рольләрне Үнсал Җошар, Әмрә Әрчил, Ширин Гиобби, Айсын Ышымәр, Суат Карауста, Сабри Өзмәнәр, Толга Теҗәр, Зәйнәп Яса, Айлин Акын, Гайшә Пелин Гүн, Бурҗу Өзҗан һ.б. башкара. Көйләр авторы – Кәмал Гүнүч.

“Арыслан, Сихерче һәм Шкаф” – масштаблы спектакль. Аны фестиваль тамашачысына күрсәтү өчен, Казанга алтмышка якын кеше киләчәк. Тамаша балалар уены рәвешендә корылган. Аның барышында артистлар әледән-әле зал белән аралашып торганлыктан, тамашачы игътибары сәхнәдәге вакыйгалардан читкә юнәлми, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.