Самара өлкәсендә «Халкым минем» XIII иҗат фестивале җиңүчеләре ачыкланды

Артистларның иң яшенә алты яшь, ә иң олысы тиздән 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгышында, Урал таулары итәгендә бөтен Россиягә танылган Гали авылы җәелеп ята. Үткән атнада аның Мәдәният йортында «Халкым минем» XIII иҗат фести­вале җиңүчеләрен ачыкладылар.

Бу чара татар милли иҗатын үстерү, талантлы җырчыларны ачык­лау, милли гореф-гадәтләрне сак­лау, традицион татар милли мәдәниятен һәм заманча иҗатын популярлаштыру, балалар һәм яшүсмерләрне сәнгатькә җәлеп итү, өлкән буын кешеләренең социаль һәм иҗтимагый активлыгын озай­­ту максатында уздырыла. Бу турыда "Самара татарлары" сайтында хәбәр ителә.

«Халкым минем» иҗат фести­вале Гали авылында 13нче тапкыр оештырылды. Быел ул Самара губернасының 170 еллыгына һәм кешенең космоска очуының 60 еллык юбилеена багышланган иде.

Фестивальдә катнашу өчен Гали авылына Сама­ра өл­кә­сеннән генә түгел, күр­ше төбәкләрдән дә бик күп үзеш­чән артистлар җыела. Быел да монда Самарадан, Кинель-Черкасстан, Камышлы, Кошки районнарыннан, Оренбург өлкәсенең Әсәкәй һәм Татарстанның Чирмешән рай­оннарыннан килгән мил­ләт­тәшләребез очрашты.

Чакырылган мөхтәрәм ку­нак­лар — Самара өлкәсенең «Туган тел» татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ильяс Шәкүров, өлкә татар тарихын өйрәнү иҗтимагый җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов, Пох­вистнево районы башлыгының икътисад һәм финанс буенча урынбасары Мөдәррис Мамышев һәм Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаевның сә­ламләү сүзләреннән соң, кон­церт тамашасы башланып китте.

Артистларның иң яше — бүгенге фестивальдә үз номинациясендә беренче урын­ны яулаган алты яшьлек Әминә Хәбибуллина, ә иң олысы — тиздән 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы Әсхәт ага Гарифуллин иде (икесе дә Галидә яшиләр).

Гадәттәгечә, иң беренче булып, бәйрәмне оештыручы хуҗалар чыгыш ясады. Рәсүл Кәлимуллин, Искәндәр Латыйпов һәм Руфия Асылгәрәева «Нәфис сүз» номинациясендә 2 һәм 3 урыннарны яулады. «Бердәмлек» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Саимә апа Морзаханова сүзләренә язылган «Гали авылым» җыры Наилә һәм Камилә Хәсәновалар башкаруында тамашачылар тарафыннан аеруча яратып кабул ителде. Бу дуэт өченче урынга лаек булды.