news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда Татарстан Рәссамнар берлегенең «Татар аргамагы» эшләре күргәзмәсе булды 

Анда район башлыгы Камил Гыйльманов та канашты.

Аксубайда Татарстан Рәссамнар берлегенең «Татар аргамагы» эшләре күргәзмәсе булды 
http://aksubayevo.ru/

(Аксубай, 11 апрель, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубайда Татарстан Рәссамнар берлегенең «Татар аргамагы» эшләре күргәзмәсе булды. Төрле яшьтәге балалар, шулай ук район башлыгы Камил Гыйльманов һәм Казан кунаклары искиткеч матур эшләрне бәяләде.

«Әлфия Нурхамәтова ТР Рәссамнар берлегенә кергәннән соң, без сезнең белән беренче тапкыр гына очрашмыйбыз. Атлар тасвирланган картиналар соклану уята, бу чын хезмәт. Атлар гомер буена безнең белән, әмма Аргамак токымы — ул безнең атлар», — дип билгеләп үтте ачылыш тантанасында район башлыгы Камил Гыйльманов. 

Чынлыкта, бу хайваннар тарихта аерым урын алып тора — алар ак төстә, артык зур түгел һәм бик чыдам булган. Нәкъ менә шул атларда күчмә халыклар күченеп йөргән һәм хәтта Чыңгызхан сугышчылары да йөргән. 

«Бу токым атлар эшләрдә юкка гына тәкъдим ителми, алар уникаль — көчле зур йөкләнешләргә түзүчән, чыдам, хәтта кышын да алар үзләренә азык табарга сәләтле. Кабул итүегез өчен рәхмәт, сезнең район бик матур, минем уйлавымча, сезнең пейзажлар, урамнар, шулай ук мин күрергә өлгергән борынгы капкаларны картиналарга төшерер өчен без бирегә тагын килербез әле», — Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев. 

Күргәзмәгә районнан һәвәскәр рәссам Геннадий Золин да килгән иде, аңа 82 яшь, быел гына да ул 9 картина язарга өлгергән. Ул күргәзмәгә соклануын белдерде һәм ТР Рәссамнар Берлегенә әлеге эшләрне күрү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде. 

ТР Рәссамнар берлегенең «Татар аргамагы» күргәзмәсе эшләренең бер өлеше белән Аксубай туган якны өйрәнү музеенда танышырга мөмкин булачак, ә икенче өлеше Иске Кармәттә Хәсән Туфан музеенда урнаштырылачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100