Уфада Әлмәт татар театры гастрольләре башлана

Бу юлы әлмәтлеләр Башкортстан тамашачысы игътибарына 6 спектакль тәкъдим итәчәк

(Уфа, 11 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфага Әлмәт татар дәүләт драма театры чираттагы иҗат сәфәренә килде. Бу юлы әлмәтлеләр Башкортстан тамашачысы игътибарына 6 спектакль тәкъдим итәчәк.
Әлмәт татар дәүләт драма театры иҗат көчләре алып килгән тамашалар арасында Искәндәр Сакаев куйган “Гашыйк Кәриб” спектакле, Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Оҗмах капкасы” спектакле, Илгиз Зәйниевның “Балакаем” драмасы бар. Кунаклар танылган драматург Данил Салиховның да ике әсәре буенча сәхнәләштерелгән тамашаларны алып килгән. Аның берсе Фаил Ибраһимов куйган “Баязит” спектакле, икенчесе – гади сюжетлы, үткен телле “Капчык” комедиясе.
Әлмәтлеләрнең гастрольләрен Наил Гаетбайның Илдар Хәйруллин сәхнәләштергән “Кызлар килде авылга” музыкаль комедиясе тәмамлый. Уфада булганда Әлмәт театры артистлары төрле матбугат чараларына һәм радио, телевидениега әңгәмәләргә дә чакырылачак.