“Татар җыры” Халыкара эстрада җыры фестиваленың йомгаклау концерты беренче тапкыр Мәскәүдә булачак

Анда мәшһүр Илһам Шакиров һәм татар эстрадасында иң танылган җырчылар катнашачак

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Мәскәүдә беренче тапкыр буларак, 16 апрель көнне ”Крокус Сити Холл” концерт залында “Татар җыры” Халыкара эстрада җыры фестиваленың йомгаклау концерты булачак. Әлеге фестивальның чишмәбашы Казанда булса да, быел Гала-концертны ил башкаласындагы татар җырын яратучылар өчен оештыру хуп күрелгән.


“Татар җыры” фестивален оештыручылар исеменнән “Заманча” продюсерлык үзәге “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына мөрәҗәгать итеп, төп оештыручы “Барс-медиа” инновацион эшлекле үзәге белән берлектә фестивальның унъеллыгына нәтиҗә чыгарырга, моның өчен төрле елларда фестиваль премиясенә лаек булган лауреатларны беренче тапкыр бер сәхнәгә җыярга булган. Шул рәвешле, Мәскәүдә 16сы булачак концертта мәшһүр Илһам Шакиров, танылган җырчылар Нәфкать Нигъмәтуллин, Раяз Фәсихов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Зөфәр Хәйретдинов, Рәсим Низамов, Ринат Рәхмәтуллин, Ландыш Нигъмәтҗанова, Габделфәт Сафин, ИлСаф һ.б. катнашыр дип көтелә. Ә инде концертка чакырылган мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин да бар.
 

Татар эстрада сәнгате өлкәсендә елның төп музыкаль вакыйгасына әйләнгән фестивальның мактаулы премиясенә исемнәре танылган татар җырчылары кебек үк, сәләтле яшьләр дә ия була ала. Шул рәвешле, Гала-концертның Мәскәүдә үткәрелүе - ул елның иң танылу алган җырларын бәяләү генә түгел, татар эстрадасы күгендәге йолдызларның фестиваль парады да.