Камал театры Чаллы, Әлмәт, Минзәлә шәһәрләренә гастрольгә җыена

Бер атна дәвамында соңгы сезоннарның иң яхшы спектакльләре уйналачак.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 13 апрельдә Камал театры традицион гастрольләр белән Кама аръягына китә. Бер атна дәвамында Минзәлә, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә соңгы сезоннарның иң яхшы спектакльләре уйналачак.

Билетларны Камал театры сайты аша яки гастрольләр узачак биналарның кассаларыннан алырга мөмкин, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Минзәлә театрында 13 апрельдә «Мендәр әкияте» куелачак.

Минзәлә районы Мәдәният йортында 13 апрельдә «Өйләнәм.tat» спектакле була.

Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда 14, 15 апрельдә «Өйләнәм.tat», 16 апрельдә «Санаулы кичләр», 17 апрельдә «Сагынырсызмы?» спектакльләрен күрсәтәләр.

Чаллы татар дәүләт драма театрында 17 апрельдә «Хуш, авылым», 18 апрельдә «Хуш, авылым. Хыял» (12.00 сәгатьтә башлана), 18 апрельдә «Сүнгән йолдызлар» спектакле була.

Әлмәт татар дәүләт драма театрында 19 апрельдә «Сүнгән йолдызлар», 20 апрельдә «Хуш, авылым» спектаклен куячаклар.