«Татар-информ»да «Безнең җыр» иҗат лабораториясе турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бүген, 11 мартта, 13:00 сәгатьтә «Татар-информ»да «Безнең җыр» иҗат лабораториясенә багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада Россия эстрадасы җырчысы, «Голос» бәйгесе финалисткасы Эльмира Кәлимуллина, композитор Миләүшә Хәйруллина, «Калеб» яңа буын җыены кураторы, «Безнең җыр» проекты катнашучысы, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru