Фәрит Бикчәнтәев Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?» пьесасын сәхнәләштерәчәк

Әлеге әсәр «Яңа татар пьесасы -2019» бәйгесендә беренче урын яулаган иде.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев яшь драматург Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?» пьесасын сәхнәләштерәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә Камал театрының Кече залында яңа пьесалар укылган. Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?» пьесасын Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша укыды. Әлеге әсәр «Яңа татар пьесасы -2019» бәйгесендә беренче урын яулаган иде.

Конкурска нәтиҗә ясаганда Фәрит Бикчәнтәев авторны котлап, пьесаны ошатуы турында әйтте.

Фәрит Бикчәнтәевның Камал театрында тагын бер татар драматургының заманча пьесасын сәхнәләштерүе көтелә. Ул Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы. Кичә аны артистларга Татарстанның атказанган артисты Илнур Закиров укыган. Бу пьеса берничә ел элек «Яңа татар пьесасы» премиясенә лаек булган иде.

«Һәр пьеса укылганнан соң театрның бөтен труппасы катнашында фикер алышынды», — дип хәбәр итә матбугат хезмәте.