Уфада төшерелгән «Беренче республика» фильмы Чабаксар халыкара кино фестивалендә катнаша

Тарихи картинаның премьерасы 16 мартта була.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Режиссер Булат Йосыповның «Беренче республика» дигән яңа фильмы XII Чабаксар халыкара кино фестиваленең конкурс программасында катнашачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Картинаның премьерасы 16 мартта Уфаның «Башкортостан» Дәүләт концерт залында була. 17 мартта фильм прокатка чыгачак.

XII Чабаксар халыкара кино фестивале 20-24 майда Чувашия башкаласында уза. Фестиваль этник һәм төбәк киносына багышланган.