Лаешның Имәнкискә мәктәбе укучысы “Әлмәндәр варислары” фестивалендә уңышлы чыгыш ясаган

Фестиваль йомгаклары буенча Булат “Нәфис сүз” номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

(Лаеш, 11 март, "Татар-информ", "Кама ягы" ). Лаеш районы Имәнкискә мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Булат Хафизов Шәүкәт Биктимеров исемендәге “Әлмәндәр варислары” IV халыкара театраль иҗат фестивалендә яхшы чыгыш ясады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, Татарстан мәдәният министрлыгы, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм Татарстанның башка мәдәни учреждениеләре булышлыгы белән тормышка ашырыла. Ул танылган артист Шәүкәт Биктимеровка багышланган һәм балалар театр коллективларына ярдәм итүгә һәм аларның иҗатын үстерүгә юнәлтелгән.

Фестиваль йомгаклары буенча Булат “Нәфис сүз” номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Аңа конкурска әзерләнүдә тарих укытучысы, мәктәп музее җитәкчесе Гөлия Хафизова ярдәм иткән.