Казахстан символы булган «Алтын кеше»не Казан Кремленә китерәчәкләр

Казахстан Республикасы Милли музее «Алтын кешенең дөнья музейлары буйлап сәяхәте» халыкара проектын игълан иткән.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Казахстан Республикасы Милли музее 15 мартта 17.00 сәгатьтә «Казан Кремле» Дәүләт музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Бөек дала: тарих һәм мәдәният» дигән күргәзмә ача. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Күргәзмә Казанда «Алтын кеше»нең дөнья музейлары буйлап сәяхәте» халыкара проекты кысаларында 15 марттан 15 апрельгә кадәр узачак», - диелә хәбәрдә.

  • Узган гасырның 60нчы еллар ахыры – 70нче еллар башында Алматы шәһәре янында Иссык курганында сакслар патшасы - «Алтын кеше»нең сөякләре табылган, алга таба ул Казахстанның символына әверелгән.

Казахстан Республикасы Милли музее «Алтын кешенең дөнья музейлары буйлап сәяхәте» халыкара проектын игълан иткән. Киң колачлы турне кысаларында күргәзмә Беларусь, Россия, Азәрбайҗан, Кытай, Польша һәм Көньяк Корея музейларында зур уңыш белән узган. 2019 ел ахырына кадәр ул тагын алты илдә булачак.

«Казан Кремле» Дәүләт музей-тыюлыгында оештырылган күргәзмәдә «Алтын кеше»нең реконструкциясе белән танышырга мөмкин булачак.