Казанлылар Россиядә беренче булып скрипка һәм кыллы оркестр өчен танго-концертны ишетү мөмкинлеге тәтеде

"L’arte del arco" (“Смычок сәнгате”) II халыкара фестиваленың беренче көне бик уңышлы булды

 (Казан, 11 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). "L’arte del arco" (“Смычок сәнгате”) II халыкара фестиваленың беренче концерты Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бик зур уңыш белән узды.

Фестиваль үзенең традицияләрен булдыра: дөнья күләмендәге йолдызларны Казанга чакыртып китерү, солистларның һәркайсыннан мастер-класслар уздырту, фестиваль кысаларындагы 4 концертның 3сен Казанда, 1сен читтә кую. Бу юлы исә концертлар С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында 11 мартта, 12сендә һәм 14ендә була, 13е - Чаллының Орган залында.

Бүген “La Primavera” Казан камера оркестрына кушылып, өч ил музыканты -скрипкада Рөстәм Абязов (Россия) һәм Хьюго Тиччияти (Швеция), виолончельдә Марк Дробинский (Франция) аерым-аерым һәм парлап соло башкарды.


Ике бүлектән торган бүгенге концертта Ф.Крейслерның (1875-1962) скрипка һәм кыллы оркестр өчен Grave (ул Фр. Бах стилендә), Р.Штольцның (1880-1975) ике скрипка һәм кыллы оркестр өчен махсус язылган көе, Ф.Шубертның (1797-1828) скрипка, виолончель һәм кыллы оркестр өчен иҗат ителгән Adagio, Э.Элгарның (1857-1934) виолончель һәм оркестр өчен концерты, М.Бухның (1838-1920) оркестрга скрипка һәм виолончель кушылып уйнау өчен икеләтелгән концерты тәкъдим ителде. С.И.Йонерның (1993 елда туган) скрипка һәм кыллы оркестр өчен танго-концерты Казанда гына түгел, Россиядә беренче тапкыр яңгырады.

Фестивальның идея авторы - “La Primavera” Казан камера оркестрына нигез салучы, сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, скрипкачы һәм композитор, ТРның халык артисты, ТРның һәм РФның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абязов Мәскәү дәүләт консервариториясен профессор Ирина Бочкованың скрипка классы һәм Казан дәүләт консерваториясен Шамил Шәрифуллинның композиция классы буенча тәмамлаган. 2002 елда илебезнең “Музыкальное обозрение” басмасы аны “Ел дирижеры” дип атады. Солист һәм дирижер буларак төрле пограммалардан торган 30дан артык CD дисклар яздырып чыгарган ул. Музыкант буларак Р.Абязов камера оркестрлары өчен репертуар баетуга зур игътибар бирә, аранжировкалар ясый.

“La Primavera” Казан камера оркестрының исә Россиянең иң шәп музыкаль коллективларының берсе булуын, дөнья музыка классикасының һәм замандаш композиторларның җәмгысе 1 меңнән артык әсәрен репертуарына алуын җитди музыкага мөкиббән китүчеләр яхшы белә. Башкару осталыгы һәртөрле мактауга лаек булган оркестр Татарстанда, Россиядә генә түгел, Германия, Франция, Швейцария, Греция, Төркия, Кытай, Көньяк Корея, Израиль, Украина, Әзербайҗан кебек илләрнең мәртәбәле концерт залларында, шулай ук Стокгольмның Король сараенда, Тунис Колизеенда, Ганновердагы бөтендөнья ярминкәсендә да алкышларын “җыеп” чыккан, күп санлы фестивальләрдә катнашкан.

Бүгенге концертта “La Primavera”га кушылып кыллы музыка уен коралларында Европаның төрле гасыр композиторлары әсәрләрен башкаручылар арасында Париждан килгән виолончельче Марк Дробинский бар. Тумышы белән ул – Бакудан. Баку консерваториясендә И.М.Туричта укыган, Мәскәү консерваториясен һәм аспиратурасын М.Растроповичта укып тәмамлаган. 1969 елда камера музыкасы буенча Мюнхенда узган халыкара конкурста беренче премия лауреаты булган. Чит илдә 1974 елдан бирле яши. Тәнкыйтьчеләр аны “виолончель маэстросы” дип йөртә, АКШның “The Detroit News” газетасы исә тыңлаучының игътибарын һәрбер нотада тоткарлый белгән “типик рус романтигы” дип атаган. Музыкант төрле илләрдә концертларда катнаша. Репертуарында исә Вивальдидан алып Шостаковичка кадәрге классик әсәрләр булып, Казанда фестиваль концертлары программасына кергәннәрне ул 1748 елда итальян остасы Карло Антонио Тесторе ясаган виолончелендә башкара.

Швециядән килгән виртуоз скрипкачы итальян Хьюго Тиччиати тумышы белән Бөекбританиядән булып, скрипкада уйнарга Лондонда өйрәнгән, аннары Торонто, Швеция университетларында укыган. 12 яшьтән бирле зур сәхнәләрдә танылуга ирешкән: Эринбург фестивалендә, Лондонда королева Елизавета залында һ.б. Япь-яшь булуына карамастан, Хьюго Италиядә 2002 елда ук Сан-Бартоломео-аль-Мареда ул Джовани Таленти һәм Ровере д’Оро халыкара конкурслары, 2004тә Барида Мендельсон Кубогына конкурс лауреаты була. Күп санлы дөньякүләм премьералар башкаручы Хьюго Тиччиати хәзерге вакытта төрле оркестрлар белән Бөекбритания, АКШ, Швеция, Япония, Корея, Румыния, Эстония кебек илләрдә күп тапкырлар чыгыш ясый, инде менә – Казанда һәм “L’arte del arco” фестивалендә кабат катнаша. Шул рәвешле, камера программалары белән Европа һәм Ерак Көнчыгыш илләренең мәртәбәле залларында чыгышлар ясаучы, танылган музыкаль фестивальләргә еш кына чакырулы скрипкачы ул. Егет музыканы әдәбият, бию кебек башка төр сәнгатьләр белән синтезлау белән мавыга. Стокгольмдагы Ульриксдаль сарае театрында үзенең камера музыкасы фестивале бар: ул аның сәнгать җитәкчесе. Музыкант буларак бөтен дөнья буйлап даими мастер-класслар бирүче Хьюго Тиччиатиның Нью-Йорк университетының чакырулы профессоры булуын да белгертик. Марк Дробинский кебек, Хьюго Тиччиатиның да уникаль музыка уен коралы – 1751 елда Дж.Б.Гваданини тарафыннан ясалган скрипкасы бар.

Заманыбызның шундый мәшһүр музыкантларыннан тыш, фестивальның калган концертларында “La Primavera” Казан камера оркестрына кушылып шундый ук мәшһүр һәм үзенчәлеклеләр - скрипкачы бөекбританияле Томас Гульд, россияле альтчы Алексей Людевиг, “Rastrelli Cello Quartett” квартеты чыгыш ясый. Концертлар 18.30да башлана һәм фестиваль ябылышы 14енә билгеләнгән.

"L’arte del arco" (“Смычок сәнгате”) II халыкара фестиваленың беренче концерты тамашачы тарафыннан бик яратып кабул ителде: һәрбер әсәр генә түгел, 3-4 өлештән торганнары да хәтта өлеш саен алкышларга күмелеп, музыкантларга комачаулады. Европаның саф музыка аһәңнәре белән хозурланган казанлылар концерт азагында  аягүрә кул чабып, чәчәкләрен тапшырып, рәхмәтле булуын күрсәтергә тырышты, “Браво!”лар яңгырап торды.