«Алтын битлек» театрлар бәйгесе бүген Менделеевскида

«Алтын битлек» театрлар бәйгесе бүген Менделеевскида

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). 11-13 мартта Менделеевски шәһәрендә «Алтын битлек» балалар, яшүсмерләр, һәм курчак театрлары арасындагы дүртенче республика смотр-конкурсы Менделеевски зонасының шәһәр һәм районнары арасында үткәрелә.

Конкурсның жюри рәисе — Республика халык иҗаты фәнни-методик үзәгенең халык иҗаты бүлеге мөдире, режиссер Камил Саттаров әйтүенчә, әлеге зона бәйгесендә Менделеевски шәһәре һәм районы, Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә шәһәрләре һәм районнары, шулай ук ЯрЧаллы шәһәре һәм Мөслим, Актаныш, Тукай, Сарман, Әгерҗе районнары коллективлары катнаша. Бу республика бәйгесе 6 зонада үткәрелә, соңгы алтынчысы — Бөгелмә зонасында. «Алтын битлек» конкурсының йомгаклау фестивале 21 мартта ЯрЧаллы шәһәрендә булачак.