Зуля Камалова “Алты көн ярату” альбомын Мубай белән бергә яздырачак

Альбом Йолдыз Миңнуллинаның “Алты көн ярату” шигырьләр циклы буенча языла.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалованың “Алты көн ярату” альбомын яздыруда Мубай да катнашачак. Бу хакта социаль челтәрдәге битендә Зуля Камалова үзе хәбәр итә.“Шәп яңалык бар! “Алты көн ярату” альбомында Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) катнаша! Мин бик шат. Кызганычка каршы, альбом чыгуы тоткарлана, чөнки әйбәт булсын дип нык тырышабыз!” - дип язган җырчы татар, рус һәм инглиз телләрендә. Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллинаның “Алты көн ярату” шигырьләр циклына татарча яңа альбом яздыру өчен акчаны өлешчә краудфандинг ысулы белән туплады.