Самарада «Мирас» татар мәдәнияте фестиваленә әзерләнәләр

Жюри әгъзалары арасында Венера Ганиева, Роберт Миңнуллин, Рәсим Ильясов, Муса Маликов, Айрат Хәмитов һ.б. танылган шәхесләр бар.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 2019 елның 6-7 апрель көннәрендә Самара шәһәренең «Заря» Мәдәният сараенда I «Мирас» Халыкара балалар-яшүсмерләр татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесе узачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.Конкурс «Татар җыры» вокаль жанры, хор жанры, фольклор жанры, «Уйнагыз, гармуннар» инструменталь жанры, бию жанры, сәнгатьле уку, вокаль-инструменталь ансамбль, декоратив-гамәли иҗат номинацияләре буенча уза.Жюри әгъзалары арасында Венера Ганиева, Рәсим Ильясов, Роберт Миңнуллин, Муса Маликов, Айрат Хәмитов һ.б. танылган шәхесләр бар.