Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре башланды

Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре башланды

(Төмән, 11 февраль, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе Тубыл районы Дегтярево авылы Мәдәният йортында Татар мәдәнияте көннәрен ачуга багышланган чаралар булып үтте. Бу VI нчы район Татар мәдәнияте көннәре 17 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Мәдәният көннәрен ачу тантанасында районның 12 муниципаль берәмлегеннән вәкилләр, район башлыгы Александр Решетников һәм аның урынбасарлары, өлкә хакимияте милли эшләр комитетының баш белгече Рифкать Насыйбуллин, өлкә татарларының милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Ришат Җиһаншин һәм Төмән белән Тубыл шәһәрләреннән кунаклар катнашты.

Милли мәгарифне һәм мәдәниятне үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән укытучыларга һәм мәдәният хезмәткәрләренә район мәдәният бүлегенең һәм өлкә милли-мәдәни мохтәриятенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Балаларга белем һәм тәрбия бирү эшендә күп еллар хезмәт итеп югары нәтиҗәләр күрсәткән укытучылардан Маслово мәктәбенең татар теле укытучысы, Россиянең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиевага, Санниково мәктәбенең татар теле укытучысы Нурҗиһан, мәдәният өлкәсендә фидакарь хезмәтләре белән танылган Ачир авылы китапханәсе мөдире Зөләйха Фазыйловага һ.б., шулай ук милли эшләр комитетының рәхмәт хатлары тапшырылды.

Мәдәният көннәре кысаларында авыл китапханәләрендә төрле темаларга күргәзмәләр, клубларда тематик кичәләр, концертлар, 15 февральдә район күләмендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган шигърият бәйгесе үткәрү планлаштырылган.

Тантаналы кичә үзешчән сәнгать коллективлары көче белән әзерләнгән концерт белән тәмамланды. Бәйрәм тантанасыннан соң, Тубыл районында милли мәгарифнең һәм мәдәниятнең торышы, бүгенге хәле һәм үсеш мөмкинлекләре турында “түгәрәк өстәл”дә җитди сөйләшү оештырылды. Анда район башлыгы урынбасары В.Павлюченко җыелган халыкны татарларның тормышы белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, район җитәкчелеге татарларның тормыш-көнкүреш һәм милли-мәдәни үсешенә игътибарсыз түгел икән. Әмма районның татар теле укытучылары аңа ана теленә сәгатьләр саны киметелүгә карата ризасызлык белдерде. Районнардан килгән вәкилләр Мәдәният учреждениеләренең матди-техник базалары ярлы булуы турында ачынып сөйләде. Районда әлегә кадәр төбәк милли-мәдәни мохтәрияте оештырылмау да татар халкының мәнфәгатьләренә игътибар җитешмәүгә бер дәлил булып тора. Моңа җавап итеп А.Решетников: “Татарларның район милли-мәдәни мохтәрияте оешмауда мине гаепләүчеләр бар, ләкин монда минем бернинди гаебем юк. Кирәк икән мохтәриятне оештырырга, оештыручы энтузиастлар табыла икән, минем тарафтан бернинди дә каршылык булмаячак”, - дип ышандырды.