Татар җырын башкаручыларның икенче һәм өченче сайлап алу турлары башлана

Татар җырын башкаручыларның икенче һәм өченче сайлап алу турлары башлана

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 16-20 февраль көннәрендә Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концерт залында Татар җырын башкаручыларның Казанга 1000 ел һәм Илһам Шакировка 70 яшь тулуга багышланган II Халыкара бәйгесенең икенче һәм өченче турлары узачак. Анда беренче турдан узган иллегә якын конкурсант көч сынашачак (бәйгенең беренче туры узган елның декабрь ахырында оештыру комитетына җибәрелгән аудио- һәм видеоязмалар нигезендә үткән иде).

Конкурсның икенче турында кандидатлар гармунсыз гына «Иске кара урман», «Гөлҗамал», «Тәфтиләү», «Уел», «Бөдрә тал», «Әллүки» һәм «Сибелә чәчәк» кебек татар халык җырларыннан берсен, татар композиторларыннан С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, З.Хәбибуллин, Н.Җиһанов, Р.Яхин, Р.Еникеев, Ф.Әхмәтов, Р.Абдуллин, Л.Батыр-Болгари һәм башкаларның бер җырын яки романсын һәм Илһам Шакиров репертуарыннан бер җыр башкарырга тиеш булачак. Әлеге турда җиңүчеләргә өченче турда бер татар халык җырын, татар композиторының бер җырын яки романсын һәм үзе теләгән бер җырны башкару шарт. Соңгы тур нәтиҗәләре буенча жюри Гран-прига ия булучыны һәм лауреатларны билгели. Татар җырын башкаручыларның Гала-концерты һәм бүләкләрне тапшыру 21 февральдә Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак.