Түбән Новгород татар авыллары тарихын гәүдәләндергән китаплар

Түбән Новгород татар авыллары тарихын гәүдәләндергән китаплар

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте, “Маһинур” Ислам мәдрәсәсе, автор-тарихчылар О.Сенюткина һәм С.Мажгановлар белән бергәләп әзерләгән әлеге өлкәнең Ишеево авылы турындагы китап басмага тапшырылды.

Түбән Новгород дәүләт архивыннан алынган мәгълүматлар буенча, Ишеево авылының исеме беренче тапкыр “Татарская выпись, какова с отказных книг Савелия Осипова” дигән документта искә алына. Билгеле булганча, XVI–XVII гасырларда Русьта йомышлы татарларга патша тарафыннан махсус рәвештә җир бүленеп бирелә торган булган. Әлеге Савелий Осипов тарафыннан 1612 елда тутырылган “Отказной” китабы да шуны раслый һәм, димәк, Ишеево татар авылының төзелә башлау тарихы да шушы елга туры килә, дип фаразлый китап авторлары. Чөнки җирләр бүленеп бирелгәч тә, эш сөючән татарлар бергә тупланып, шунда ук йортлар корып, авыллар төзеп җибәргәннәр. Шунысы да кызыклы, ул төбәктә татар авыллары, гадәттә, үзләренә нигез салучыларның исеме белән аталып йөргән. Ишеево авылы да шул җирләрдә бер төркем булып яшәгән йомышлы татарларның җитәкчесе Ишей (Ишеас) атлы берәүнең исеме белән йөртелә икән.

Йомгаклап әйткәндә, Түбән Новгородның төбәкне өйрәнүчеләре, тарихчылары һәм галимнәре өлкә авыллары тарихын гел барлап, тулыландырып, киләчәк буыннарга да онытылмаслык итеп, китапларга теркәп мирас итеп калдырырга тырыша. Авыллар турындагы китаплар нәшрият табасыннан гел төшеп кенә тора, дип әйтерлек. Чөнки әле күптән түгел генә Россия тарихындагы өченче мөфти Абделвахит Сөләймановның туган авылы Зур Рбища, Мәскәүнең Отрадное бистәсендә мәчетләр төзеткән эшмәкәр Рәшит Баязитовның туган авылы Камка турындагы китаплар дөнья күрде.

Хәзер танылган татар мәгърифәтчесе Хөсәен Фәезханов туган Сафаҗай авылы турындагы 500 битлек китап язылып тора. Ә берничә ел элек Түбән Новгород Ислам җәмгыяте тарафыннан өлкәнең барлык авылларының кыскача тарихы теркәлгән җыентык чыккан иде.

Бу китапларны, нигездә, өлкәнең Дамир хәзрәт Мөхетдинов җитәкләгән “Маһинур” Ислам мәдрәсәсе нәшрияты бастырып чыгара.