Мәскәүдә Халыкара башкорт мәдәнияте фестивалендә җәядән ук ату бәйгесе була

Бәйгегә җырчылар, биючеләр, төрле уен коралларында уйнаучылар, тамак төбе белән җырлаучылар җыела.
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдә Башкортстан Республикасының йөз еллыгына багышланган «НУР/NUR» Халыкара башкорт мәдәнияте фестивалендә җәядән ук атучылар да ярышачак. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.18-24 мартта булачак чараны оештыручылар иҗат коллективларын һәм аерым башкаручыларны бәйгедә катнашырга чакыра. Конкурста хореография, вокал, уен кораллары, нәфис сүз, җәядән ук ату номинацияләре була, диелгән әлеге хәбәрдә.19-20 мартта җырчылар “Башкорт моңы” бәйгесенә җыела. 21-22 мартта төрле уен коралларында - кубызда, думбрада, курайда, кыл-кубызда уйнаучыларны, тамак төбе белән җырлаучылар "Кубыз чыңы" конкурсына чакыралар.“Башкортстан ритмнары” хореография бәйгесе 23 мартта була. Җәядән ук ату турниры 24 мартка билгеләнгән.