Уфада Башкортстан белән Татарстан артистларының концерты

Яңа елны ачкан бу көннәрдә Уфада җыр-моң дөньясы шактый җанланып китте

(Уфа, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Яңа елны ачкан бу көннәрдә Уфада җыр-моң дөньясы шактый җанланып китте. Татарстан белән Башкортстан сәнгать осталарының гадәттәге уртак тамашалары да ешая башлады.
Бүген Уфаның 1 мең кеше сыйдырышлы Нефтьчеләр мәдәният сарае да нәкъ менә шундый тамашага мәйдан бирә. Биредә ”Кышкы моңнар” исемле бик матур мәдәни программа күрсәтеләчәк. Анда Башкортстан һәм Татарстанның күренекле сәнгать осталары Зөһрә Сәхәбиева, Филүс Каһиров, Фидан Гафаров, Гүзәл һәм Идрис Кәлимуллиннар, Марат Шәйбәков, Әнвәр Нургалиев һәм башкалар катнаша. Сәхнә йолдызлары бу тамашада элекке хитларын да, яңа җырларын да башкарачак. Концерт уен-көлке, шаян-дәртле биюләр белән аралашып барачак.
Әлеге тамашаны Уфадагы продюсерлар бергәләп оештырды. Шушы ук мәдәни программаны Стәрлетамак шһәрендә һәм районнарда да тәкъдим итү каралган.