С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында - “La Primavera” бислары-III”

26 гыйнварда С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында "La Primavera" Казан дәүләт камера оркестрының “La Primavera” бислары-III” концерты узачак

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 26 гыйнварда С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында "La Primavera" Казан дәүләт камера оркестрының “La Primavera” бислары-III” концерты узачак.
Анда скрипкада РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Рөстәм Абязов һәм ТР атказанган артисткасы Елена Рольбина уйнаячак.
Музыка кичәсендә В.А.Моцарт, Й.Пахельбель, Й.Брамс, Ф.Крейслер, С.Скотт, Ф.Крейслер, И.Штраус, К.Дебюсси, Р.Глиэр, Д.Шостакович, И.Дунаевский, Р.Абязов, Р.Штольц, С.Джоплин, И.Фролов, А.Луппов, Б.Кемпферт, К.Дженкинс, Д.Венути, Ч.Чаплин, Л.Андерсон, А.Цфасман, Ж.Оффенбах әсәрләре яңгыраячак, дип хәбәр итә оркестрның рәсми сайты.