Сәләтле студентларга үзләрен зур сәхнәдә сынау мөмкинлеге туды

Казанда эстрада йолдызлары һәм студентлар катнашында “STUD*ЗВЕЗДА-2011” проекты гамәлгә ашырыла

(Казан, 11 гынйвар, “Татар-информ”). 10 февральдә “УНИКС”мәдәният-спорт комплексында “STUD*ЗВЕЗДА-2011” дигән зур шоу узачак. Татарстан эстрадасы йолдызлары катнашында оештырыла торган әлеге өр-яңа яшьләр иҗади проекты сәләтле студентларга зур сәхнәдә үзләрен күрсәтү мөмкинлеген ача.
Бу уникаль проект беренче тапкыр 2009 елның октябрендә Казан дәүләт университетында (хәзерге КФУ) гамәлгә ашырылган иде. Быел аны ТР Яшләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Студентлар лигасы һәм Казан федераль университеты оештыра.
Проектның концепциясе федераль телеканалларның берсендә баручы “Ике йолдыз” (“Две звезды”) проекты белән охшаш. Шулай да алар аерыла. Студентлар арасында йолдыз булу өчен, егетләр һәм кызларда, барыннан да элек, вокал сәләте һәм харизма булырга тиеш. Татарстан проектының сайлап алу этаплары узган елның ноябрь аенда үткән иде. Аның барышында студентлар артистлар белән дуэт җырлап, үзләренең сәләтле булуларын исбатлады.
Сайлап алу этапларын уңышлы узган дуэтлар “STUD*ЗВЕЗДА-2011” проектының гала-шоуында катнашу хокукын алды. Алар - VIA Чаппа (Мәскәү) һәм Минтимер Ногманов (Россия гадел хөкем академиясенең Казан филиалы студенты), “Волга-Волга” ВИА һәм Евгения Ферофонтова (Россия гадел хөкем академиясенең Казан филиалы), Илназ Сафиуллин һәм Вероника Кузнецова (Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты), Тимур Ришар һәм Анастасия Конорова (Казан дәүләт финанс-икътисад институты).
Һәр дуэт гала-шоуда икешәр тапкыр чыгыш ясаячак. Шулар нәтиҗәсендә, жюри проектның җиңүчеләрен билгели. Алар кубок һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгыннан хәбәр иттеләр.