"La Primavera" оркестры Австрия композиторлары музыкасы концертына чакыра

20 гыйнварда "La Primavera" Казан дәүләт камера оркестры “Рухи яктан бай кешеләр өчен музыка” циклыннан өченче концерт тәкъдим итә

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 20 гыйнварда Казан университетының актлар залында РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "La Primavera" Казан дәүләт камера оркестры “Рухи яктан бай кешеләр өчен музыка” циклыннан өченче концерт тәкъдим итә.
Оркестрның рәсми сайты биргән мәгълүматка караганда, концертта Австрия композиторлары - В.Моцарт, Ф.Шуберт, А.Шенберг музыкаль әсәрләре яңгыраячак.