Франция сәяхәтчесе Стивен Вайнберг - Казанда

“Альянс Франсез-Казан” үзәгендә бүген казанлыларны француз сәяхәтчесе белән мавыктыргыч очрашу көтә

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Франция сәяхәтчесе Стивен Вайнберг Россияне буйсындыра. Америка, Канада, Аляска, Япония аша Владивостокка, аннан Россиянең башка төбәкләренә юл алган сәяхәтче 27 мең км юл узып, ниһаять, Казанга килеп җитте. Стивен 1959 елда чыгарылган Рено 4СV автомобилендә сәяхәт итә.
“Альянс Франсез-Казан” үзәгеннән хәбәр итүләренчә, бүген биредә казанлыларны француз сәяхәтчесе белән мавыктыргыч очрашу көтә.
Иртәгә Вайнберг кабат юлга кузгала. Мәскәү, Санкт-Петербург аша ул Парижга әйләнеп кайтачак.