Республика оркестрлары, халык уен коралларында башкаручылар арасында конкурс үткәрелә

9 февральдән оркестрлар, халык уен кораллары ансамбльләренең IX Республика, курай һәм кубызда уйнаучыларның IV Республика конкурсы башлана
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Конкурс республиканың әйдәп баручы оркестрларын һәм халык уен кораллары ансамбльләрен, курайчыларны, кубызда уйнаучыларны, һәм шулай ук аерым башкаручыларны ачу, аларның иҗатын популярлаштыру, халык музыкасының әлеге жанрының бүгенге торышы һәм үсеш перспективаларын билгеләү, үзешчән оркестрларның, халык уен кораллары ансамбльләренең, курайчыларның һәм кубызда уйнаучыларның башкару осталыгын күтәрү һәм иҗади эшчәнлеген активлаштыруда, репертуарын баету, халык музыкасына һәм яшьләрне патриотик яктан тәрбияләүгә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Әлеге конкурсны ТР Мәдәният министрлыгының Республика фәнни-методик үзәге оештырып үткәрә.
Конкурста катнашучылар бер номеры өч минуттан артмаган балалар оркестры һәм ансамбле, студентлар оркестры һәм ансамбльләре, зурлар үзешчән оркестрлары һәм ансамбльләре номинацияләре буенча төрле характердагы өч әсәрен тәкъдим итәргә тиеш була.
Конкурс программасы әлеге коллективның стилен, аның иҗатының тематик һәм жанр юнәлешен чагылдырыруны, аерым төркемнәрнең һәм музыкантларның башкару мөмкинлеген, осталыгын күрсәтүне мөһим дип саный.
Конкурста башкару өчен музыкаль эшкәртүләр, инструментовка, оркестрның һәм халык музыка кораллары ансамбленең төрле составы өчен халык музыкасын аранжировкалау; кечкенә формадагы оригиналь әсәрләр; оркестрга кушылып башкаручы солистларга аерым әсәрләр тәкъдим ителә.
Бәйге өч турда узачак. Беренче тур гыйнвар аенда республика районнары һәм шәһәрләрендә, икенче тур – зона смотрлары февраль-март айларында, өченче – республика йомгаклау туры апрель аенда булачак.
Конкурс Гала-концерт белән тәмамлана. Гала-концертта җиңүчеләргә өч төрле дәрәҗәдәге Лауреат һәм Дипломант дипломнары тапшырыла.
Зона конкурсларына килгәндә, алар 6 зонага бүленеп, түбәндәге график буенча эш итәчәк: Мөслим зонасы (Баулы, Азнакай, Лениногорски, Бөгелмә, Әлмәт, Ютазы, Зәй, Мөслим районнары) – 9 февральдә; Югары Ослан зонасы (Чүпрәле, Тәтеш, Спасс, Кама Тамагы, Апас, Кайбыч, Буа, Югары Ослан) – 16 февральдә; Балтач зонасы (Саба, Кукмара, Әгерҗе, Әтнә, Арча, Балтач) – 1 мартта; Питрәч зонасы (Лаеш, Теләче, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Балык Бистәсе) – 14 мартта; Казан зонасы – 21 мартта; Чистай зонасы (Яңа Чишмә, Чистай, Аксубай, Әлки, Нурлат, Чирмешән, Алексеевский) – 28 мартта; Минзәлә зонасы (Актаныш, Менделеевский, Мамадыш, Түбән Кама, Сарман, Алабуга, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәре) – 4 апрельдә үтә.
Конкурска йомгак ясау һәм башкаручыларга бәя бирү өчен Казан дәүләт консерваториясе профессоры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть Хәбибуллин, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Харис Нигъмәтҗанов, ТР Мәдәният министрлыгының Республика фәнни-методик үзәгенең халык иҗаты бүлеге мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Саттаров, Республика фәнни-методик үзәгенең баш белгече Фәния Кислякова составында абруйлы жюри төзелгән.